Стихи по татарски

Таң атканда бәхет теләп уяныгыз
Балагызга, туганнарга, күршеләргә!
Бу дөнъяга тынычлыклар теләү кирәк,
Якты күңел, сөю хисе кешеләргә!

Җаны коры булганнарның сүзе усал,
Матур җанлы кешеләрнең йөзе якты!
Мәхәббәткә тулы җаннар – бәхет тулы,
Нәфрәт җыйган җан бәхете – ярым-ярты.

Кичерегез дошманнарның явызлыгын,
Сөю хисе теләгез сез кырысларга!
Иман юкка жаннар салкын, тар күңелләр!
Җылы дәшсәң, явыз җан да тынычлана.

Яман сүз ул -агу кебек, көн дә тамса
Зур агач та җиргә ава, корып-череп!
Бер яхшы сүз- бер тамчы су кебек бит ул,
Көн дә тамса, коры агач тамыр бирер.

Изге уйлар булсын җанда таң атканда,
Изге теләк булсын иде кич ятканда.
Сүзләр бит ул, нурлар кебек, җылыталар
Яманлыктан, явызлыктан җан катканда.

Средний рейтинг
0 из 5 звезд. 0 голосов.
Мой рейтинг:
24open
Если Вам понравилась данная статья - поделитесь с Вашими друзьями и товарищами в социальных сетях:

    Напишите ответ или комментарий

    Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.


    Вы можете использовать эти HTML теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>